2019 елның 7 августында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н.Л.Титов эш визиты белән Питрәч муниципаль районында булды, 2019 елда урып-җыю эшләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Район кырларын йөреп чыкканнан соң, урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында эшлекле киңәшмә узды, анда район башлыгы И.М.Кәшапов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.Р.Сабиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Г.З.Фәйзуллин, Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.В.Максимов һәм хуҗалыкларның җитәкчеләре катнашты.
Н.Л.Титов игенчеләргә, яңгырлы һава шартларын исәпкә алып, урып-җыю өчен уңайлы көннәр булганда хуҗалыкларда булган барлык урып-җыю куәтләреннән файдаланырга, тиешле дымлылык булуын көтеп тормыйча, киптергеч комплекслардан файдаланып, бөртеклеләрне җиңсәгә салып, шуның белән берлектә табигый югалтуларны булдырмаска кирәклеге турында искәртте, югыйсә уңыш алу дәрәҗәсе гектарыннан 2-6 ц кадәр кимергә мөмкин, диде. Шулай ук комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм техник карау уздыру, куркынычсызлык техникасын үтәү, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирү һәм комбайнчыларны матди кызыксындыру мәсьәләләре дә кузгатылды.
В.В.Максимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.