Күп еллык яхшы гадәт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә барча коллектив исеменнән идарә җитәкчесе Радик Зыятдинов булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләрен котлады. Быел 6 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.