Әлки муниципаль районында "Комбайн" операциясе үткәрелә

2019 елның 9 августы, җомга

Ашлык җыю комбайннарына техник караулар уздыру вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә, аларның сыйфатын һәм үтәлешен тикшерү, урып-җыю техникасының сакланышын һәм куркынычсыз эксплуатацияләнүен профилактикалау зарурлыгы булу максатында, 2019 елның 5-30 август көннәрендә урып-җыю эшләре уздырылган вакытта шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дип аталган уртак рейдлар үткәреләчәк. Әлки муниципаль районы кырларында эксплуатацияләгән вакытта ашлык җыю комбайннарына уртак сайланма тикшерүләр уздырылачак.

Дәүләт теркәвенә кую билгесе булу-булмавына, теркәлү турында таныклыкка, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгына, техник карау узу турында таныклыкка; ут сүндергечләргә, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез кебек кирәк-яраклар белән тупланышка; тавыш һәм яктырту приборларының төзеклегенә; чисталыкка, ягулык, май аккан урыннарның булмавына; двигательләр торышына һәм техник хезмәт күрсәтүнең уздырылуына махсус игътибар биреләчәк.

Ачыкланган бозулар буенча хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм вазыйфаи затларына, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр биреләчәк.  

 

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International