Бүген Радик Зыятдинов Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентларын һәм укытучылар составын яңа уку елының башлануы белән котлады.
2020 елның 29 августында «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «B», «C», «D», «E», «E», «F» категориясе буенча авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты» программасы буенча белем алган 201 Т номерлы уку төркемендә имтиханнар узды.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Татарстан Республикасы көне белән иң ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
Безгә барыбызга да илнең иң алга киткән һәм уңышлы төбәкләренең берсендә яшәү һәм эшләү бәхете елмайды. Татарстан Республикасы һәрчак үзенең куәтле җитештерү потенциалы, үсеш алган икътисады һәм социаль өлкәсе булган лидерлар рәтенә керде. Сезнең хезмәт сөючәнлек, тарихи үткәнегезгә һәм милли-мәдәни традицияләргә сакчыл карашыгыз бүгенге кыенлыкларны җиңүгә, кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә ышаныч тудыра.
Бу матур җәйге көндә чын күңелдән сәламәтлек, яңа җиңүләргә һәм яңа үрләргә омтылучанлык, игелекле башлангычларда уңышлар, бәхет, тынычлык телим, ә газиз республикабыз үсеш алсын һәм тотрыклы булсын!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов
27 август көнне «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «Д» категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
3 августтан башлап 21 августка кадәр ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан «Комбайн» профилактика операциясе оештырылды.
Балык Бистәсе муниципаль районында «Комбайн» профилактик операциясе дәвам итә.
«Зеленодольск механика көллияте» ДАҺББУ базасында «В, С, Д, Е» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды.
Бүген ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Әлки муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.
2020 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Kazan Digital Week - 2020 халыкара форумы үтәчәк.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә ТР дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар игълан ителә.