«Татавтодор» АҖ Шәһәр яны «Кулаевский» филиалы ЮРТИ техник карау уздырылды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Питрәч муниципаль районында 2021 елга «Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник караулар үткәрү»нең расланган графигы нигезендә, әлеге предприятиеләрдә техник карау үткәрү эше дәвам итә. 2021 елның 23 апрелендә әлеге чара «Татавтодор»  АҖ Шәһәр яны «Кулаевский» филиалы ЮРТИ уздырылды.  Әзерлек сызыгына 22 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.                                                                                                                                                                                            

Теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар, янгын сүндерү җайланмалары, авария билгеләре булу, ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, ягулык-майлау материалларының аккан урыннары булу-булмавы һ.б. – техник карау уздырганда уңай бәяләүнең төп критерийлары. Ел саен әлеге оешма техник карап чыгуга әзерлекнең бик югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә һәм 2021 ел да искәрмә булмады, барлык техника да тикшерүне уңышлы узды.

 

 В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International