Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә имтиханнар узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

2021 елның 22 апрелендә Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә «В», «С», «D», «Е», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыклары алуга квалификация имтиханнары узды. Имтиханга 20 кеше кертелде, 3 студент имтиханның теоретик өлеше буенча канәгатьләндерерлек билге ала алмады, 1 студент машина йөртү буенча имтиханны тапшыра алмады. Сынауны уңышлы тапшырган студентлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан 2021 елның 13 маенда булачак.

 

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International