Буа ветеринария техникумында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына чираттагы имтихан булып узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 23 апрелендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E, F категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына квалификация имтиханы узды.  

Имтиханда 33 претендент катнашты. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Имтихан короновирусны чикләү буенча санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең билгеләнгән таләпләрен үтәп үткәрелде. Имтиханга кертелгән барлык затлар арасыннан 28 кеше имтиханның теоретик өлешен уңышлы тапшырды. Алар барысы да имтихан тапшыруның икенче һәм соңгы этабына – үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен үзләштерүгә кертелде. Бу этап барышында бары тик «F» категориясе буенча гына имтихан кабул ителде, калган үзләштерелгән категорияләр буенча гамәли күнекмәләр тапшыру якын көннәрдә оештырылачак.  Имтиханның теоретик өлешен тапшыра алмаган яки анда катнаша алмаган башка катнашучылар имтиханны кабат тапшыра алачак. Ул шулай ук әлеге уку йорты базасында, әмма 7 көннән дә соңга калмыйча үткәреләчәк.

 

 

 

Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International