ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

«Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺБУ базасында «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.

Нурлат муниципаль районының «ТПП-Татритэкнефть» ҖЧҖнең аерымланган бүлекчәсенең нефть компаниясенә яңа техника килде – ул биш берәмлек квадроцикл һәм ике берәмлек снегоход.


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә һәм йөкле хатыннарга универсаль пособие турында киң күләмле аңлату эшләрен алып бара.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара шәһәре һәм Кукмара муниципаль районнары буенча бүлеге тарафыннан 10 айлык әзерлек срогы белән «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан үткәрелде.


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Машина-трактор паркының сакланышын тәэмин итү, аны торгызу чыгымнарын киметү, язгы-кышкы чорда ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы техникасын 2023 елгы кыр эшләренә вакытында әзерләү максатыннан, авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую турында ГОСТ 7751-2009 «Саклау кагыйдәләре»нә таянып, агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә авыл хуҗалыгы техникасын саклауны оештырырга киңәш ителә.

Бүген Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI», «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Актаныш муниципаль районының «Коммунсервис» МУП предприятиесендә үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды, анда 10 берәмлек техника тәкъдим ителде.


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Апас муниципаль районының «Шаһабиев Илнур Фәнзил улы» крестьян-фермер хуҗалыгы, эшнең үзкыйммәтен киметү өчен, заманча энергия белән туендырылган техника сатып алып, иске җиһазларны яңарта.

Коммуналь хуҗалык структурасы – ел әйләнәсендә эшли торган оешма. Шуңа күрә районда әлеге эш белән шөгыльләнүче «Мишә» ҖЧҖ техникага ел саен үткәрелә торган тикшерү быелның ноябрь башында үткәрелде.

Балтач муниципаль районының «Чепья ТКХ КҖП» ҖЧҖдә үзйөрешле техникага ел саен башкарыла торган техник тикшерү уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International