Хәзерге вакытта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә һәм йөкле хатыннарга универсаль пособие турында киң күләмле аңлату эшләрен алып бара.
Әлеге дәүләт чараларының әһәмиятлелеген исәпкә алып, шулай ук гражданнар чит тематик аккаунтларда дөрес булмаган мәгълүматны алмасын өчен, Россия Пенсия фонды тарафыннан «Россия Федерациясе Пенсия фонды» федераль телеграм-каналы булдырылган (https://t.me/pensionfond).