Үзйөрешле техниканы саклау

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Машина-трактор паркының сакланышын тәэмин итү, аны торгызу чыгымнарын киметү, язгы-кышкы чорда ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы техникасын 2023 елгы кыр эшләренә вакытында әзерләү максатыннан, авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую турында ГОСТ 7751-2009 «Саклау кагыйдәләре»нә таянып, агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә авыл хуҗалыгы техникасын саклауны оештырырга киңәш ителә.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, дөрес итеп сакламаган очракта машиналарның табигый таушалуы тизрәк бара. Дөрес саклау эксплуатацияләгәндә техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга чыгымнарны киметергә ярдәм итә. 

Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында техниканы саклауның торышы, МТП кулланганда чыгымнарны киметү, машина ресурсларын арттыру максатында бу эшне яхшырту зарурлыгы булуы белән билгеләнә. Барлык авыл хуҗалыгы техникасы кырлардан китерелергә һәм машина ишегаллары территориясендә, бригадаларда, бүлекләрдә махсус билгеләнгән мәйданчыкларда һәм буш, ябык склад бүлмәләрендә урнаштырылырга тиеш.   

Караклык, бәхетсезлек очракларын һәм башка мөмкин булган хәтәрлекләрне булдырмас өчен, техниканы торак пунктлардагы шәхси хуҗалыкларда кую һәм саклауны тыярга киңәш ителә.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International