«Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺБУ базасында «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.
Тракторчы-машинист таныклыгын алуга 17 укучы имтихан бирергә тиеш иде, алар сынауга кертелделәр. 8 студент теория һәм гамәл өлешен уңышлы тапшырды.
Имтихан тапшырмаучылар өчен 7 көннән соң кабат имтихан үткәреләчәк.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.