Кукмара муниципаль районы Лубян урман-техник көллиятендә имтиханнар узды

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара шәһәре һәм Кукмара муниципаль районнары буенча бүлеге тарафыннан 10 айлык әзерлек срогы белән «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан үткәрелде.

Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләр.

Машина йөртү буенча имтихан тапшыру алдыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылманы имин куллану кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

Имтиханнарга барлыгы 11 кеше кертелде, шуларның 7се сынауны уңышлы тапшырды.

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International