Коммуналь хуҗалык структурасы – ел әйләнәсендә эшли торган оешма. Шуңа күрә районда әлеге эш белән шөгыльләнүче «Мишә» ҖЧҖ техникага ел саен үткәрелә торган тикшерү быелның ноябрь башында үткәрелде.
Тикшерүгә барлыгы 9 берәмлек техника тәкъдим ителде. Үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәү документлары һәм ОСАГО полислары булуы, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителүе техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде. Тракторчы-машинист таныклыклары да гамәлдәге законнар таләпләренә туры килә иде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.