Эш графигы нигезендә Зеленодольск шәһәренең «За рулем» ҖЧҖ базасында «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга беренче тапкыр тапшырганнан соң җиде көн узгач икенче тапкыр имтихан уздырылды.
«ПРОГРЕСС» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында узган атнада «А, В, С, Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Бүген Әлки муниципаль районының Чиябаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы А.Н.Петухов тарафыннан, 2022 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
Питрәч муниципаль районында «Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрү»нең расланган графигы нигезендә юридик һәм физик затларның ашлык җыю комбайннарына карата техник караулар үткәрү дәвам итә.
Буа шәһәренең «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ уку йортында узган атнада үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды, аның барышында барлык машина-трактор паркының 14 берәмлек күчмә составы күрсәтелде.
Бу елның һава шартларын исәпкә алып, 2022 елгы урып-җыю эшләренә вакытында һәм сыйфатлы әзерлекне тәэмин итү максатларында, «Агролак» ҖЧҖдә комбайннар паркын тагын бер «АКРОС-585» маркалы яңа комбайн белән тулыландырдылар.
Узган җомгада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге белгечләре «Актанышта кыр көне – 2022» чарасында катнашты.
Квадроцикл (мотовездеход, снегоход) — ул драйв һәм адреналин чыганагы гына түгел, ә югары дәрәҗәдә куркынычлы булган хәрәкәт итү чарасы да.
Яңа Чишмә муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында узган район киңәшмәсендә 2022 елда авыл җирлекләре киселешендә үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга еллык техник карау узуга анализ белән Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы Рәис Хисмәтуллин чыгыш ясады.
Нурлат ат заводында һәм «Михайлов Н.П.» крестьян-фермер хуҗалыгында техник карау уздырылды. 4 берәмлек техника тәкъдим ителде.