Эш графигы нигезендә ТР Зеленодольск муниципаль районының 4 нче спорт мәктәбе базасында кар чаналарына техник карар уздырылды. Теркәлгән үзйөрешле машиналар арасыннан техник карау өчен өч берәмлек тәкъдим ителде, алар тикшерүне уңышлы үтте. «Зеленодольскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе территориясендә техник тикшерү узу өчен тагын ике берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Барлык үзйөрешле машиналар да техник тикшерү узу турында таныклык алды.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.