Хөрмәтле хезмәттәшләр, дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераннары! Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

2022 елның 30 декабре, җомга

Якынлашып килүче Яңа 2023 ел уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Яңа ел башланырга санаулы минутлар калып барганда дөньябызның тагын да яхшырак, игелеклерәк буласына аеруча да ышанасы килә. Бәхет белән уңыш, һичшиксез, һәр йортка һәм һәр гаиләгә ишек кагар, дип өметләнәсе килә. Якын һәм газиз кешеләребезгә иң кыйммәтле нәрсәләрне – күңел җылысын, аңлашу һәм мәхәббәт бүләк итә алу безнең хәлдән килә, дип ышанам!

Сезгә зур һәм ныклы сәламәтлек, уңышлар телим! Яңа ел изге хыялларны чынга ашырсын, киләчәккә булган ышанычны ныгытсын, башлаган һәр эшегездә һәм һәркайда уңыш лаеклы юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

 

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе                                    А.Ш.Борһанов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International