ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Алексеевск районы автомәктәбендә имтиханнар булды

2022 елның 23 декабре, җомга

2022 елның 22 декабрендә ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Алексеевск районы автомәктәбендә «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды.

Сынау бирергә тиешле 11 студентның 7се имтиханга кертелде. Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен барлык укучылар да уңышлы тапшырды. Аларга, әлеге категорияне ачып, таныклыклар биреләчәк.

 

Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International