Кышкы тауларны дәүләт теркәвенә алу


Кышын таудан шуу – кышкы традицияләрнең берсе. Соңгы елларда бу төр күңел ачу гадәттән тыш популярлык казанды, шул исәптән Татарстанда да.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, Евразия икътисадый берлегенең «Аттракционнарның куркынычсызлыгы турында» техник регламенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.12.2019 ел, № 1939 карары белән расланган Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләре нигезендә, таулар механикалаштырылмаган аттракционнарга керә. Аларга аттракционнарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкның мәҗбүри таләпләре (алга таба – мәҗбүри таләпләр) куела һәм дәүләт техник күзәтчелек органнарында мәҗбүри дәүләт теркәвенә алынырга тиешләр.
Кышкы тауда дәүләт теркәү билгесе булуы, кунаклар кышкы таудан файдалану кагыйдәләрен үтәгәндә, аның куллану өчен куркынычсыз булуын раслый.