Кар чаналарыннан файдалануны профилактикалау

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Кар чанасы - бик куәтле машина, аның тизлеге сәгатенә 100 км артып китәргә мөмкин. Ул югары дәрәҗәле куркыныч чыгынагы булып тора һәм йөрткәндә, эксплуатацияләгәндә махсус күнекмәләр булуын таләп итә. Техниканы теркәтергә, елга бер мәртәбә техник карау уздырырга кирәк. Кар чанасында йөрү өчен тракторчы-машина йөртүче таныклыгына ия булу зарур. Теркәлгән кар чаналарының саны елдан-ел арта бара. Операция барышында инженер-инспекторлар мототранспорт чараларының теркәлү кагыйдәләре үтәлешен, үзйөрешле машиналарның техник торышын, шулай ук аларны йөртү өчен кирәкле документларның булу-булмавын тикшерәләр.

Күчмә рейдлар вакытында 14 кар чанасы тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча карарлар төзелде.

Тикшерү вакытында дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары тарафыннан ачыклана торган төп бозуларның берсе булып билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән мототранспорт чараларын эксплуатацияләү тора. Күп кенә хуҗалар техниканы, күп вакыт ала, дип вакытында теркәтүне кирәк тапмыйлар. Ахыр чиктә, үзләрен административ җаваплылыкка тарткач, теркәлү процедурасын барыбер узарга туры килә. Ләкин бу очракта, гражданин салынган штрафларны да түләргә мәҗбүр була.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International