ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан, агымдагы елның 8 августында Казан шәһәрендә Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге инспекторы һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ ЮПХ аерым батальоны хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейд үткәрелде. Күчмә тикшерү барышында эксплуатациягә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде. 

2023 елның 8 августында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә административ хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд узды.


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, агымдагы елның 8 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Әфраим улы Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте.

Юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очраклары санын киметү максатыннан, агымдагы елның 7 августында Мамадыш муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек буенча территориаль бүлек инспекторы һәм ЮХИДИнең Мамадыш район бүлекчәсе ЮПХ уртак профилактик рейды үткәрелде.


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 10 августында Минзәлә муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

2023 елның 6 августында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Татарстан Республикасының Ютазы һәм Баулы муниципаль районнарында булдылар.

Җитештерү ихтыяҗы булуына бәйле рәвештә, 2023 елның 07 августыннан 2023 елның 20 августына кадәр, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегендә гражданнарны кабул итү Казан шәһәре, Спорт урамы, 33 йорт адресы буенча түбәндәге график буенча башкарылачак:


4
август, 2023 ел
җомга

2023 елның 8 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

Менделеевск муниципаль районында физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелергә тиешле техник карау үткәрелде. Милекчеләр үз техникаларын тикшерү өчен әзерлиләр һәм тәкъдим итәләр.

Быелның 3 августында Буаның җирле «ДОСААФ» оешмасында  оештырылган юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү курсларыннан соң, «AI» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International