Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан, агымдагы елның 8 августында Казан шәһәрендә Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге инспекторы һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ ЮПХ аерым батальоны хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейд үткәрелде. Күчмә тикшерү барышында эксплуатациягә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде. Шул ук вакытта 23 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде, билгеләнгән тәртиптә дәүләт техник тикшерүен узмаган өчен бер бозу очрагы ачыкланды, аның буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы тарафыннан административ хокук бозу турында карар чыгарылды.
Шулай ук 2023 елның 8 августында ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Казан шәһәре бүлегендә «В, С, D» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 28 кеше кертелде. Аларның теоретик һәм практик өлешен 25 кеше уңышлы тапшырды.
Рәшит Хәмидуллин – консультант – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.