Буаның җирле «ДОСААФ» оешмасында юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына чираттагы имтихан узды

2023 елның 4 августы, җомга

Быелның 3 августында Буаның җирле «ДОСААФ» оешмасында  оештырылган юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү курсларыннан соң, «AI» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

     Имтихан тапшыруда сынау бирергә тиешле 6 кешенең 5се катнашты. Катнашучыларның барысы да имтиханның теоретик һәм практик өлешен уңышлы тапшырды.  Имтихан тәмамлангач узган кечкенә киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуга бәйле алга таба эш итү мәсьәләләре каралды. Имтихан тапшырырга кертелмәгән яки ниндидер сәбәпләр аркасында анда катнаша алмаган кешеләр өчен 7 көннән дә иртәрәк чорда кабат имтихан үткәреләчәк.

 

      Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International