Менделеевск муниципаль районында физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелергә тиешле техник карау үткәрелде. Милекчеләр үз техникаларын тикшерү өчен әзерлиләр һәм тәкъдим итәләр. Техник тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, янгын сүндерү чаралары булуы тикшерелә. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелә.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.