Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, агымдагы елның 8 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Әфраим улы Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 4 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында тракторчы-машинист таныклыкларын бирү, яңа категория алу һәм алыштыру, шулай ук техник тикшерү үткәрү мәсьәләләре каралды.

 

     Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International