2023 елның 8 августында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә административ хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд узды. Рейд вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде. 4 берәмлек техника тикшерелде, 1 карар рәсмиләштерелде.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.