26 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль казна предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырды.
2021 елның 21 октябрендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А. Попов тарафыннан «АI, АII, В, С, D, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Октябрь аенда Актаныш муниципаль районының «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ оешмасында планлы тикшерү барышында ачыкланган мәҗбүри таләпләр бозылу очракларын бетерү турында бирелгән күрсәтмә үтәлешен тикшерү максатында планнан тыш тикшерү үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде.
Баулы муниципаль районында үзйөрешле машиналар тикшерелде.
«Профессионалъ» ҖЧҖ имтиханнар булды
«НОВА РОЛЛ-ТРЕЙЧ» ҖЧҖ техника тикшерелде
Бүген «Профобразование» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «А1» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, 16 кеше тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу өчен сынауга кертелде. Аларның 1се имтиханга килмәде. Калган студентлар имтиханның теоретик һәм практик өлешен уңышлы тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу һәм тракторчы-машинист таныклыклары бирүгә бәйле мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итү графигы нигезендә 2021 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.