ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кичә AI категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан кабул ителде.


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 31 маенда Татар Дөм-Дөме авыл җирлегендә техник карау үткәрелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.

2023 елга үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан Городище авыл җирлегендә техник карау үткәрелде.

Кичә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында «F» категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды.


30
май, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте.

Техник тикшерүләр үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Соколка һәм Отарка авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалар техникасына ел саен үткәрелә торган техник тикшерүләр уздырыла.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Мөндеш авылында Гарипов Х.К. КФХ базасында «Иң яхшы сабанчы-2023» район конкурсы үткәрелде. Конкурсны «Иң яхшы сабанчы - 2022» конкурсында җиңүче Илнур Гайнетдинов, Гарипов Х.К. КФХ  механизаторы флаг күтәреп ачты.


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 11 маеннан, расланган графикка ярашлы рәвештә, Нурлат муниципаль районында Тегермәнлек, Иске Чаллы, Төрнәс, Андреевка һәм башка авыл җирлекләрендә физик затларга караган тракторларга техник карау үткәрелә.

«Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында «В», «С», «Е» категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды.

Шушы көннәрдә Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Робертович Хуҗин җитәкчелегендә актив киңәшмәсе узды. 2023 елның дүрт аенда башкарылган эш турында доклад белән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International