Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелә. 2023 елның 20 декабрендә техник тикшерү Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында уздырылды. Милекче 7 берәмлек техникасын әзерләп куйган иде. Техник тикшерү барышында тракторларның техник торышы, теркәү документларының туры килү-килмәве, тракторчы-машинист таныклыклары, медицина аптечкалары, янгын сүндергечләр, авария тукталышы билгеләренең булу-булмавы тикшерелде. Барлык үзйөрешле техника тикшерүне яхшы узды.
ЮХИ, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.