Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында конкурс булып узды

2023 елның 15 декабре, җомга

14 декабрьдә «Актаныш технология техникумы» ДАҺБУ базасында авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү компетенциясендә «Минем һөнәрем – минем киләчәгем» конкурсының финал этабы уздырылды. Әлеге чараларның максаты – агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен эшче һөнәрләренең абруен күтәрү. Конкурста әлеге юнәлеш буенча кадрлар әзерләүче 10 уку йортыннан студентлар катнашты. Конкурсантларның күбесе конкурсның барлык этаплары буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Трактородромда Беларус-82.1 тракторын йөртүнең гамәли осталыгы конкурсы катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International