Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында техник карау уздырылды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә. 18 декабрь көнне техник тикшерү Васильев Л.Н. КФХ хуҗалыгында узды, милекче 4 берәмлек техниканы әзерләп, тикшерүгә тәкъдим итте. Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелә. ЮХИ, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелә, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелә.

     Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International