2023 елның 19 декабрендә «Нурлат аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «AI» категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханнар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта «Буран» кар машиналарында кабул ителде. 9 кандидатның 6сы сынауларның теория һәм гамәли өлешен уңышлы тапшырды.
Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.