«СЕВЕРНАЯ НИВА ТАТАРСТАН» ҖЧҖ

2026 елның 14 июле, сишәмбе

Бу елның 6 июленнән 10 июленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы бүлеге «СЕВЕРНАЯ НИВА ТАТАРСТАН» ҖЧҖ техник карау уздырды.

Авыл хезмәтчәннәре өчен кызу вакыт – бөртекле культуралар җыела. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төп бурычы – урып-җыюны сыйфатлы итеп башкару. Ашлык җыю комбайннарын вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау кыска агротехник срокларда уңышны сыйфатлы җыеп алырга мөмкинлек бирә. Бөртекле культуралар уңышын җыю эшләрен имин башкаруны тәэмин итү бик мөһим.

Үзйөрешле ашлык җыю комбайннарының техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү максатларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына күчмә тикшерүләр үткәрелә. Техник тикшерү барышында механизаторларга өстәмә рәвештә кырда урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында таләпләр җиткерелә.

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International