Кече бизнес агросәнәгать предприятиеләрендә тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны техник яктан карау дәвам итә. Шуларның чираттагысы агымдагы елның 7 июлендә «Теләче» үсемлекләр питомнигы» ҖЧҖ узды, анда 4 берәмлек техника каралды. Чара барышында техниканың техник торышына, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, кире чигенүгә каршы терәкләр белән комплектланышына, ә тагылмаларда саклагыч җайланмалар һәм тормоз системасы эшенә аерым игътибар бирелде. Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча урында нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр җиткерелде. Үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү чарасында катнашучылар белән профилактик әңгәмә дә үткәрелде.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.