Чирмешән муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең атналык чаралары

2026 елның 14 июле, сишәмбе

Черемшанагро ҖЧҖ, «Тепсуркаев» КФХ, «Био-агро» ҖЧҖ, «Сульча» АҖ, «Ильхан» АҖ авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ашлык җыю комбайннарына  ел саен үткәрелә торган техник карау төгәлләнде. Барлыгы 41 комбайн карау өчен тапшырылган иде. Янгын сүндерү чаралары белән комплектлашу тикшерелде, кирәкле документлар карап чыгылды. Төп игътибар электр җиһазлары һәм тормоз системасы системаларының төзеклегенә юнәлтелде.

Шулай ук, балаларның имгәнүен кисәтү кысаларында, Күтәмә урта мәктәбенең мәктәп яны җәйге лагеренда укучылар белән очрашу оештырылды. Юлдан тыш мототехникадан файдаланганда куркынычсызлык таләпләре аңлатылды. Балалар «Аттракционнарда җәрәхәтләрсез күңел ачабыз» укыту видеоролигын зур кызыксыну белән карадылар.  Укулар тәмамлангач, профилактик әңгәмә үткәрелде һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

   

 

Алексей Мордвинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International