Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Татагролизинг» АҖ техник карау узды

2026 елның 14 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 14 июлендә «Татагролизинг» АҖендә үзйөрешле техниканы техник яктан карау буенча ел саен үткәрелә торган чара узды. Техник карауга 17 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында аларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.  Анда тәүлекнең караңгы вакытында техникадан имин файдалану мәсьәләләре каралды, шулай ук куркынычсызлык техникасы һәм эшләрне башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International