Урып-җыю кампаниясе алдыннан районда комбайннарның традицион парады узды. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек, “Агросила Логистика” АҖ, Россельхозцентр һәм агрофирмалар белгечләре катнашты.
Смотрга дистәләгән берәмлек техника – заманча ашлык җыю комбайннары, ашлык ташу өчен транспорт чаралары, салам әзерләү машиналары чыгарылды. Махсус комиссия машиналарның техник торышын, экипажларның комплектланган булуын, янгын сүндерү чаралары һәм аптечкалар булуын бәяләде. Комбайннарның герметиклыгына аерым игътибар бирелде: урып-җыю вакытында уңышның югалуы турыдан-туры шуңа бәйле.
Рәйхат Нәфыйков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.