Ашлык җыю комбайннарына еллык техник караулар төгәлләнде. «АФ Аняк» ҖЧҖ һәм «АФ Чишма» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 17 комбайн карау өчен тәкъдим ителде. Янгын сүндерү чаралары белән комплектлау мәсьәләләре, кирәкле документлар тикшерелде. Төп игътибар электр җиһазлары, тормоз системасы системаларының төзеклегенә юнәлтелде.
Шулай ук балаларның имгәнүен кисәтү кысаларында Актанышның 2 нче урта мәктәбе каршындагы җәйге лагерьда укучылар белән очрашу оештырылды. Юлдан тыш мототехникадан файдаланганда куркынычсызлык таләпләре турында аңлатылды. Балалар «Аттракционнарда җәрәхәтләрсез күңел ачабыз» укыту видеоролигын зур кызыксыну белән карадылар. Укулар тәмамлангач, профилактик әңгәмә үткәрелде һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.