Июльнең беренче ункөнлегендә Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан 2026 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. Хезмәт күрсәтү барышында 62 операция башкарылды, шул исәптән 16 теркәү гамәлләре башкарылды, алар барышында 8 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде, 4 берәмлек теркәү исәбеннән алынды, теркәү документларына 3 үзгәреш кертелде, 1 электрон паспорт рәсмиләштерелде. Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 35 үзйөрешле машина тәкъдим ителде, шуларның 30 дан артыгы – хосусый сектор хуҗалары. Моннан тыш, 8 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде, шулардан 5 таныклык алмаштыру тәртибендә рәсмиләштерелде һәм 3 таныклык квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча беренче мәртәбә бирелде. Шулай ук вакытлыча 3 аттракцион теркәлде. Хокук бозуларны профилактикалау буенча административ эш барышында административ хокук бозу турында бер карар чыгарылды.
Барлык дәүләт хезмәтләре расланган административ регламентлар нигезендә, алар белән килешенгән срокларда, вакыты чыкмыйча күрсәтелде һәм гамәлгә ашырылды.
Узган атна дәвамында «ТР ДОСААФ» РОГО Буа бүлекчәсе уку базасында «AI» категорияле юлдан тыш мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләү буенча үзйөрешле техника белән идарә итү хокукын алуга имтихан үткәрелде. Анда 3 кеше катнашты, барысы да имтиханны уңышлы тапшырды.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.