2026 елның 19 маенда Саба муниципаль районында, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Г.С.Баязитов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш.Хәсәншин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы Х.Х.Нәзиров, Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе буенча консультантлар И.Н.Нурмиев һәм Р.Р.Харисов Саба районы АСК предприятиеләрендә техниканы ремонтлауның барышы һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше белән таныштылар. Әлеге чараның максаты 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү иде. Авыл хуҗалыгы техникасының югары сыйфатлы әзерләнүе билгеләп үтелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.