Чирмешән муниципаль районының Ивашкино һәм Иске Кади авылларында физик затларның үзйөрешле машиналарына ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Барлыгы 18 берәмлек техника каралды.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә һәм хәзерге вакытта техник карау узу турында таныклыклар бирү өчен әзерләнә.
Алексей Мордвинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.