Биектау муниципаль районында физик затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын техник яктан карау дәвам итә. Бер атна эчендә шундый чаралар Каенлык һәм Олы Кавал авыл җирлекләрендә үткәрелде. Барлыгы 30 берәмлек техника күрсәтелгән иде. Техник яктан тикшерү уздыру барышында яктырту приборларына, тормоз системасын контрольдә тоту чараларына, руль идарәсенә, техниканың техник торышына, төягечтә эшләү рөхсәт ителгән тиешле категориядәге таныклыкларга аерым игътибар бирелде.
Шулай ук быелның 6 июнендә милли бәйрәм – Сабантуй узды, аның барышында потенциаль биомеханик куркыныч дәрәҗәсе булган RB-2 аттракционы урнаштырылды, бәйрәм алдыннан әлеге аттракционнар дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә теркәлү узды.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.