Узган атнада Татарстан Республикасы Чаллы шәһәрендә узган төп чаралар

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы бүлеге инспекторлары тарафыннан 2026 елның 3 июнендә профилактика чарасы үткәрелде, аның барышында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, дәүләт теркәү тамгалары, медицина аптечкалары, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде. Барлыгы 15 берәмлек техника тикшерелде, административ хокук бозу турында 2 карар чыгарылды.

2026 елның 5 июнендә РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «Учебный центр 24» ҖЧҖ «А1,А2,B,C,D» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Теоретик өлешне тапшыру «Гостехнадзор Экзамен» программа комплексында компьютерда узды. Уңышлы тапшыручылар имтиханның практик өлешенә кертелде.

Имтиханнарга барлыгы 19 кеше гариза биргән иде, шуларның 6сы имтиханга килмәде. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

Барлык катнашучылар өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, имтиханнарны яңадан тапшыруга һәм тракторчы-машинист таныклыгын алуга кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.

 

Фәнис Шәйхразыев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International