Профилактика дәресе: «Аттракционнарда һәм батутларда җәрәхәтләрсез күңел ачабыз»

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан Түбән Каманың 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп яны лагере балалары өчен «Аттракционнарда һәм батутларда җәрәхәтләрсез күңел ачабыз» программасы кысаларында куркынычсызлык буенча профилактик дәрес үткәрелде, анда аттракционнар һәм батут комплексларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен ачык күрсәтә торган тематик мультфильм күрсәтелде.

Мультфильмны караганнан соң укучыларга кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Әлеге чарада 8-11 яшьлек 94 укучы катнашты. 

 

Гөлнара Кәбирова – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге консультанты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International