Еш кына кулланучыда сатып алынган товарның сыйфатына (башкарылган эшнең сыйфатына) карата дәгъвалар туа, ә сатучы (яки эшне башкаручы) аның телдән таләпләренә җавап бирүдән баш тарта. Бу очракта кулланучыга язма мөрәҗәгать төзергә, анда үзендә булган дәгъваларның асылын бәян итәргә һәм билгеле бер таләпләрне белдерергә кирәк.
ДӘГЪВАНЫ НИЧЕК ЯЗАРГА
Шулай итеп, дәгъва ирекле формада рәсмиләштерелә, ләкин анда алты төп (мәҗбүри) өлешнең булуы яхшы:
1 – кемгә һәм кемнең мөрәҗәгать итүе турында белешмәләр (гадәти почта юлламасына охшаш);
2 – сатып алынган товар, заказ бирелгән хезмәт күрсәтү (эш) турында белешмәләр;
3 – товарга, хезмәт күрсәтүгә (эшкә) карата сезнең дәгъваларыгызның асылы;
4 – сез сатучыга (башкаручыга) мөрәҗәгать итә торган таләпләр;
5 – дәгъвага кушымталар исемлеге;
6 – кулланучының имзасы һәм дата.
Судка кадәр дәгъва белдерү күпчелек очракта мәҗбүри булмаса да, без кулланучыга, эшне алга таба судта карау өчен кирәкле юридик әһәмиятле фактларны документаль рәвештә теркәү өчен, әлеге юлны кулланырга киңәш итәбез.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.