Аксубай муниципаль районында традицион «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен үткәрү

2024 елның 27 декабре, җомга

Әлеге искиткеч акция нәтиҗәсендә күп балалы Ситниковлар гаиләсенең тагын өч баласының теләкләре тормышка ашты. Бүгенге көндә гаилә башлыгы махсус хәрби операция уздыру зонасында штурмовик булып хезмәт итә. Очрашу җылы шартларда узды, акциядә катнашучылар тантаналы рәвештә Ангелина, Анжела һәм Альбертка Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Балалар үз чиратларында шигырьләр сөйләделәр һәм тагын бер хыяллары белән уртаклаштылар: сугыш тизрәк бетсен һәм әтиләре җиңү белән өйләрнә кайтсын иде. Хыяллары тормышка ашсын!

 

          Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International