Лениногорск политехник көллиятендә тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды

2024 елның 28 декабре, шимбә

2024 елның 26 декабрендә Лениногорск политехник көллиятендә АI АII, В, С, D категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте.

Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртүдә практик күнекмәләре тиешле категория техникасында сыналды. 

АІ, АІІ категорияле автомототранспорт чаралары белән идарә итү хокукын алуга гариза биргән 26 кандидатның 25е имтиханны уңышлы тапшырды, 1се килмәде. В, С, D категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан тапшырырга гариза биргән 7 кандидатның 2се уңышлы тапшырды, 2се килмәде.

Имтихан нәтиҗәләре буенча укучыларга тиешле категориядәге тракторчы — машинист таныклыклары биреләчәк. 

Имтиханга килмәгәннәр һәм аны беренче тапкыр тапшырмаганнар өчен кабат имтихан көне билгеләнде.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International