2024 елның 26 декабрендә «Центр Стройиндустрии-Р» ҖЧҖ, «РГК-Инжиниринг» ҖЧҖ сәнәгать оешмаларында, РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник карау турында» 07.10.2020 ел, №1538 карары нигезендә, номерлы агрегатларны чагыштыру һәм ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны гамәлгә ашыру өчен 3 берәмлек чылбырлы экскаваторлар һәм трактор тәкъдим ителде.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.