Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре техник карау узмаган затларга хәбәрләр тапшырды

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 9 октябрендә Мамадыш муниципаль районында Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре гражданнарның йортларына барып, техник карау кагыйдәләре турында искәртеп уздылар. Үзйөрешле техникасы булган, техник карау узмаган гражданнарга, атап әйткәндә, Красная Горка авылында, Мамадыш совхозы поселогында һәм Мамадыш шәһәренең үзендә үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында хәбәрләр тапшырылды.

   «Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре турында» 02.07.2021 ел, №297-ФЗ федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе турында» 26.12.2011 ел, №1064  карары нигезендә дәүләт техник күзәтчелек органнарына үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү уздыру вәкаләтләре йөкләнде.

   Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү үткәрү кагыйдәләренең 5 пункты нигезендә (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән), машиналар түбәндәге ешлык белән техник яктан тикшерелергә тиеш: а) пассажирлар йөртү өчен билгеләнгән һәм йөртүче утыргычыннан тыш, 8 урынлы автотранспорт чаралары – һәр 6 ай саен; б) калган машиналар – ел саен.

   Техник карау узмаган техниканы эксплуатацияләү гражданнарга биш йөздән бер мең сумга кадәр административ штраф салуга яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан өч айдан алты айга кадәр мәхрүм итүгә китерә; вазыйфаи затларга – өч меңнән биш мең сумга кадәр штраф яный.

   Үзйөрешле машинаны һәм башка төр техниканың техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән техникага техник карау уздыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп яки Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

   Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International