Россия Федерациясе дәүләт техник күзәтчелек органнары оешуга 68 ел тулу уңаеннан котлау

2026 елның 17 апреле, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе дәүләт техник күзәтчелек органнары оешу көне белән ихлас котлыйм!

Дәүләт хакимияте органы буларак эшчәнлегегез республикабызда ныклы иминлек нигезе булып тора. Үзйөрешле машиналарның, аттракционнарның һәм метрополитенның техник торышын катгый контрольдә тотудан алып техниканы теркәү, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләре үтәлешен күзәтүгә кадәр – сезнең һәр адымыгыз Татарстан Республикасы халкының тынычлыгын һәм якланганлыгын гарантияли. Иң тирән ихтирамга һәм танылуга лаек хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә.

Хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Яшь кадрларны тәрбияләүгә керткән өлешегез, бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне тапшыру һәм иң яхшы традицияләрне саклап калуыгыз буыннар дәвамчанлыгының һәм оешмабызның киләчәк үсешенең нигезе булып тора.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, яңа һөнәри җиңүләр, иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс күңел көрлеге телим! Көн саен меңләгән кешенең иминлеге сагында торган мөһим һәм кирәкле эшегез канәгатьлек китерсен.

Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе                                                 А.Ш. Борһанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International