Биектау районында шәхси хуҗаларда булган техникага карата техник тикшерүләр башланды. Беренче техник карау Суыксу авыл җирлегендә үткәрелде. Чарада район хакимияте вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы тикшерелде. Һәр тракторда медицина аптечкасы, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе булуы каралды. Тракторчыларның таныклыкларында тиешле категорияләр булу-булмавы тикшерелде.
Техник тикшерүләр районның башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.